

Липецк өлкә советы депутаты Анатолий Емельянов өйләнгән ирләрне хатыннары ризалык бирмәгән очракта махсус хәрби операциягә җибәрмәскә тәкъдим иткән. Бу хакта ЛДПР партиясенең төбәк бүлекчәсенең рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.
Тәкъдимнең сәбәпчесе – Липецкида яшәүче бер хатынның мөрәҗәгате. Ике атна элек аның ире, үз теләге белән Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткән. Дүрт бала белән калган ана сүзләренчә, ул кинәт өстенә “төшкән” нагрузканы ялгызы күтәрә алмый.
Бу уңайдан Емельянов хәрби ведомствога контракт нигезендә хезмәткә юлланучылар өчен кирәкле документлар җыелмасын киңәйтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә ниятли. Бүгенге көнгә билгеләнгән документлар пакетына ул хатыннарның ирләренең ниятен белүне раслаган гаризаны өстәргә тели. Мондый практика “Ахмат” подразделениесендә инде гамәлдә, дип билгели депутат.
Чыганак: lenta.ru