

Бүген төнлә кыска вакытлы ялга махсус хәрби операция зонасыннан Салават Юлаев исемендәге Милли гвардия гаскәрләренең махсус билгеләнештәге башкорт батальоны хәрбиләре кайтты. Традиция буенча очрашу тантанасы Совет мәйданында Бөек Ватан Сугышы Герое генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында узды. Хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары автобус ишекләренең ачылуын түземсезлек белән көтте: әтисен, улын, оныгын, абыйсын, дустын эзләп табарга, ә аннары аны нык итеп кочарга…
«Моджахед» позывнойлы сугышчы сөйләвенчә, аны өйдә дүрт баласы көтә, кечесенә – нибары яшь ярым. Хәрбинең хатыны шунда ук йөгереп килә һәм ирен аны кочаклап үбә. “Мин гаиләм белән ял итәчәкмен, алардан беркая да китмим! Республика буйлап йөрербез, балалар белән рәхәтләнеп ял итәрбез дип планлаштырам. Сигез ай эчендә бик сагындырды", – дип уртаклашты өлкән пулеметчы.
Отпуск вакытында «Сафар» позывнойлы сугышчы ял итәргә, гаилә мәсьәләләрен хәл итәргә планлаштыра. "Мине якын туганнарым, дусларым каршы алды. Бу вакытны туганнарым һәм иптәшләрем арасында үткәрергә, рухи һәм физик яктан ял итәргә һәм яңадан яуга!” – диде хәрби хезмәткәр.
«Заря» позывнойлы хәрби исә беренче тапкыр яңа туган кызын күрде. Нәни әтисен яшь әнисе һәм картәни-картәтиләре белән бергә көткән. Тәүге тапкыр кечкенә кызын күргән әти кеше сабыен кулларына ала, шатлыклы күз яшьләрен тыеп, хатынын үбә. Әти өйдә! Улы әтисе янына йөгерә, кочаклап ала һәм елый башлый. Дусты да иптәшен каршы алырга килгән, алар кул бирешеп исәнләшә... Әнисе, күз яшьләре белән, улының бит очыннан үбә. Совет мәйданы күңелләргә үтеп керерлек шундый кабатланмас мизгелләр белән тулды...
Моңа кадәр Русия Президенты Владимир Путин Донбассны саклау буенча махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучылар өчен ким дигәндә ярты елга бер тапкыр 14 көнлек даими ял билгеләргә кушты. Бу хакта ул 21 февральдә Федераль Җыенга мөрәҗәгатендә белдергән иде.
Чыганак: bashinform.ru