Көнүзәк
10 июль 2023, 06:17

Дүрт миллиард сум акча бүленгән

Ирекле батальоннар сугышчыларына һәм мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен Башкортстанда 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «Ведомости»га биргән интервьюсында республика башлыгы Радий Хәбиров сөйләде.

 "Ярдәм барлык юнәлешләр буенча бара — төбәкләр һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендә. Федераль түләүләрдән тыш төбәк түләүләре дә бар, мәсәлән, хәрби хезмәт үтәүче башкорт батальоннары өчен — бер тапкыр бирелә торган 200 мең сум күләмендә пособие һәм һәр хезмәт көне өчен ай саен 2 мең сум күләмендә түләү, шулай ук башка түләүләр һәм ташламалар бар», — дип аңлатты Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе искәрткәнчә, үз гаскәрләренә Башкортстаннан өч батальон җәлеп ителгән, ә июнь ахырында өч мотоукчылар батальоны, танк батальоны, ике артиллерия дивизионы, автобат, идарә итү һәм штурм отрядлары составында «Башкортостан» полкы оештырылган.

Дәүләт башлыгы  мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү – мөһим эш, дип билгеләп үтте. "Әлбәттә, бу бөтен җәмгыятьнең, дәүләтнең күз алдында булырга тиеш. Әлбәттә, мин сезнең ярдәмегезгә, монда, төбәкләр буенча эшегездә ярдәмегезгә бик өметләнәм. Бу барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең һәм иҗтимагый оешмаларның изге бурычы", – дип ассызыклады президент.

Владимир Путин сүзләренчә, бу тиешле акчалата ярдәмне вакытында түләүгә дә, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә көнкүреш ярдәменә дә кагыла. "Шуңа күрә мин бу эшнең уртак һәм нәтиҗәле булачагына бик өметләнәм", - дип өстәде Владимир Путин.

Бу хакта ил башлыгы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча совет утырышында  белдерде.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас