

Башкортстаннан «Барс» отряды хәрбие Рәмил Хөснетдинов махсус хәрби операция зонасындагы яуларда күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләүгә тәкъдим ителде. Бу хакта "Башкорт батальоны" телеграм-каналыннан билгеле булды.
Әлеге вакытта Рәмил Хөснетдинов өйдә, ул сугышта алган җитди ярасыннан соң демобилизацияләнгән. СВО зонасына рядовой Хөснетдинов үз теләге белән китә, анда сапер була. Николаев янындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.
Украинада барган махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләр туган ил, Русия өчен гомерләрен биргән батырлар, аларның исемнәре күңелләрдә мәңге сакланачак, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин.
Көн саен догаларыбыз сезнең белән: ирләребез, әтиләребез, якыннарыбыз, туганнарыбыз, сөеклеләребез исән-сау кайтсын... Үзегезне саклагыз, егетләр! Без сезнең исән-сау кайтуыгызны көтәбез!
Чыганак: bashinform.ru