Көнүзәк
6 июль 2023, 05:09

Үз гомерен аямыйча шәхси составны коткарып калган

Герой Тамерлан Илһамовны искә алабыз. 

Шушы көннәрдә республикада Русия Герое Тамерлан Илһамовны һәм аның батырлыгын искә алалар. Былтыр 4 июльдә, гвардия прапорщигы Тамерлан Илһамов җитәкчелегендәге зенит ракета-артиллерия батареясының хәрби расчеты дошманның һава разведкасын алып, һава һөҗүменә каршы оборона буенча хәрби дежурлыкка керә һәм ракеталарга каршы сугышка керә. Хәрби хезмәткәрнең ракета һөҗүме шартларында күрсәткән батырлыгы, шулай ук  шәхси составка грамоталы җитәкчелек итү хәрби расчетка дошманның 9 ракетасын бәреп төшерергә мөмкинлек бирә. Бөтен боекомплектны сарыф итеп, Тамерлан Илһамов позициясен үзгәртергә карар итә, һәм бу вакытта ике ракета зенит комплексына эләгә. Прапорщик сугышчан иптәшләре белән бергә һәлак була, ләкин аларның  батырлыгы аркасында, үз тормышлары бәрабәренә алар бөтен подразделениенең шәхси составының һәлак булуына юл куймаганнар.

Прапорщик Тамерлан Илгамов 1994 елның 22 июнендә Әбҗәлил районы Аскар авылында туган, Таһир Кусимов исемендәге гимназиядә укыган. Шәхси инициативасы буенча 2012 елның декабрендә армиягә чакырыла, 2014 елның мартында хәрби хезмәтне үтү турында контракт төзи. Хәрби хезмәт белән параллель рәвештә Серноводск аграр-технологик көллиятендә «Авыл хуҗалыгын механизацияләү»белгечлеге буенча белем ала. 2019 елда укуын уңышлы тәмамлый. Берничә тапкыр Сүрия Гарәп Республикасы территориясендә махсус хәрби бурычлар үтәгән. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Русия Президенты Владимир Путин Указы белән Тамерлан Илгамовка үлгәннән соң Русия Герое исеме бирелә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас