

Чишмә районында яшәүче Александр Лизогуб интернетта безнең хәрбиләрнең дошман танкларын юк иткәч, яу кырыннан үзгәртеп кору нәтиҗәсендә ясалган машинада тиз генә китүләрен караган. Һәм махсус хәрби операция зонасына солдатларга ярдәмгә үзгәртеп ясаган внедорожник җибәрергә ниятләгән. Александрның моңа кадәр машиналар үзгәртеп ясау тәҗрибәсе булган инде.
Социаль челтәрләрдә ул акча җыюны оештырган һәм подписчиклары белән эш барышы хакында уртаклашып барган. Машинаның әзер каркасын ул 110 мең сумга сатып алган. Аның артыннан хәтта Мәскәү өлкәсенә кадәр үк барырга туры килгән. Кемдер остага металл кисәкләре, торбалар, кирәкле азапас частьлар китергән. Шулай бөтен ил белән дигәндәй багии-автокросс җыйганнар.
–Запас частьлары башлыча Русиядә җитештерелгән машиналарныкы, мәсәлән, тәгәрмәчләре – пычракта яхшы йөри торган, “Нива”ныкылар. Двигателе, руль өлеше – бар да ВАЗ-2114 машинасыныкы, калганы төрле машинадан аз-азлап дигәндәй. Алгы тәрәзәсе урынына 4 мм калынлыктагы тимерне эретеп ябыштырдым, водитель өчен рәшәткәле тәрәзә кисеп калдырып. Бу “самоделка”ның авырлыгы – 500 килога якын. Бераз гына эшләп бетерәсе калды, аннары юлга чыгарга да була, – дип сөйләгән Александр “Родник плюс” басмасына интервьюда.
Сүз Уңаеннан, Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән 13 гыйнварда узган очрашуда Уфада: "Сугышчылар илнең алар белән булуын, илнең аларга ярдәм итүен һәм махсус хәрби операция кысаларында алар башкарган рольне һәм миссияне аңлавын тоярга тиеш”, – дигән иде.
Чыганак: bashinform.ru