

Украина әсирлегеннән азат ителгән Пермь егете СВОдан кайткан. Ул Русиядә Владимир Путин башлангычы белән аерым квота буенча белем алачак беренче студент булды.
Даниил Калугинга – 23 яшь. Ул махсус хәрби операциядә контракт буенча хезмәт иткән. БM-21 “Град” машинасын йөрткән. йөртте. Узган елның сентябрендә сугышчының машинасы танк һөҗүменә дучар булган. Даниил каты яраланган һәм әсирлеккә эләккән. Аны Русиягә кире кайтара алгач, табиблар хәрбинең аякларында 300дән артык ярчык тапканнар. Кызганычка каршы, табиблар барлык ярчыкларны да ала алмаган, ләкин бу Даниилга сәламәтләнергә, аякка басарга һәм укырга барырга комачауламаячак. Егет Пермь политехник университетында автотехника
эксплуатациясе буенча техник белгечлеген сайлаган.
Исегезгә төшерегез, 2022 елның декабрь ахырында Владимир Путин югары уку йортларына кергәндә СВО солдатлары өчен махсус 10% квота кертү турындагы законга кул куйды. Закон нигезендә, Русия Федерациясе Геройлары һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән сугышчылар вузларга һәм институтларга керү имтиханнарысыз керә алачак.
Ә Башкортстанда исә түләүле нигездә белем алучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары урта медицина һөнәри белем бирү программалары буенча белем сертификаты ала ала. Моннан тыш, СВОда катнашучылар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары һөнәри белем алу өчен белем бирү сертификатлары ала ала.
Чыганак: SHOT Telegram, bashinform.ru