

Кайсылары үз көченә керә?
Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе 2023 елның июлендә көченә керә торган законнар буенча аңлатмалар әзерләде.
Бердәм социаль ярдәм стандартлары буенча:
Русия субъектлары тарафыннан күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү яисә балалар бакчасы өчен түләү кебек социаль ярдәм чараларына таләпләр унификацияләнә.
Федераль дәрәҗәдә бердәм таләпләр бу ярдәмне алуга "Дәүләт хезмәтләре" аша онлайн мөрәҗәгать итәргә һәм гаризаны һәр этапта карау барышы турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.
Салым хезмәте белән электрон документлар алмашу буенча:
Физик берәмлекләр "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша салым органнарыннан документлар ала һәм җибәрә алачак. Моның өчен ФНСка портал аша тиешле электрон хәбәр җибәрергә кирәк. Шул ук ысул белән документлар алмашуның мондый тәртибеннән баш тартырга мөмкин.
Авыр чирле балалар өчен даруларны НДСтан азат итүгә кагылышлы:
Русиядә теркәлмәгән һәм авыр һәм сирәк (орфан) авырулары булган балаларны дәвалау өчен илгә кертелгән даруларны «Изгелек даирәсе» фонды аша сату НДСтан азат ителәчәк. Бу, шулай ук, Фонд тарафыннан бу даруларны хастаханәләргә һәм аптекаларга тапшыруга да кагылачак.
Башкортстан бүлекчәсенең башка законнарга аңлатмалары белән alrv-rb.ru сайтында таныша аласыз.
Фото: absatz.media