Көнүзәк
29 Июня 2023, 08:20

Хезмәт тәрбиясе кайта

 Балаларга эш кушу яки эшкә өйрәтү, кеше хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү бурычына ирешербезме?

Добавить в предпочтительные источники Google
Хезмәт тәрбиясе кайтаХезмәт тәрбиясе кайта
Хезмәт тәрбиясе кайта

 Балаларга эш кушу яки эшкә өйрәтү, кеше хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү бурычына ирешербезме?

 

 Русиядә мәктәп укучыларын җәмгыятькә файдалы эшләргә кушачаклар. РФ Дәүләт Думасы депутатлары беренче укуда бер тавыштан бу закон проектын кабул итте.

Укучылар «мәктәп алды мәйданнарда үсентеләр утыртуга, сыйныф, актлар һәм спорт залларын бизәүгә, китапханәләргә һәм музейларга ярдәм итүгә» җәлеп ителәчәк. Моның өчен мәктәп хакимияте әти-әниләрдән рөхсәт сорап тормаячак.

Депутатлар бу алымны  «кулланучылар идеологиясеннән» арыну, икътисадта ныклы үсешкә ирешү өчен дип билгели.

Файдалы хезмәткә җәлеп иткәндә укучыларның физик һәм психофизик үзенчәлекләре исәпкә алыначак.

Фото: 24newnews.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас