

Уфаның «Ватан» этнопаркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары Юрий Воробьёв «Россия – Беларусь» Халыкара мәктәп спорты фестивален тантаналы ачуда катнашты.
Ул X ике дәүләтнең юбилей Форумы кысаларында уздырыла.
Мәртәбәле кунаклар фестивальдә катнашучыларны тәбрикләп чагу ярышлар теләде.
Радий Хәбиров чыгышының стенограммасы:
Кадерле дуслар! Кунакчыл Башкортстан җирендә- башкалабыз Уфада сезне бөтен республика исеменнән тәбрик итәм. Без тугандаш Белоруссиядән килгән яшьләр командасына бик шатбыз. Русия төбәкләренең җыелма командаларын да ихлас сәламлибез.
Бүген биредә, Башкортстанда, иң сәләтле яшьләрне бергә җыюдан без шатлыклы хисләр кичерәбез. Белоруссия белән Русия арасында, бөтен төбәкләр арасында дуслыкны ныгытуны дәвам итәбез. Бу безнең илләрне көчлерәк һәм матуррак итә.
Сезнең арада, мөгаен, Иван Иванович Едешко, Ирина Константиновна Роднина кебек булачак олимпиада чемпоннары да барды. Алар без үрнәк алырга тиеш бөек спортчылар. Аларның бүген безнең янда булуы белән горурланабыз. Кемдер, сезнең арадан, шундый булачак. Ә иң мөһиме, спорт һәм дуслык ярдәмендә сез яхшы кешеләр, Русия Федерациясенең һәм Беларусь Республикасының чын патриотлары булып үсәчәксез. Сезгә чәмле спорт ярышлары һәм гадел җиңүләр телим!
***
РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары Юрий Воробьёв яшьләрнең илебезнең халыкара мөнәсәбәтләрен ныгытуга җәлеп ителгәнлекләрен билгеләде.
«Россия – Беларусь» Халыкара мәктәп спорты фестивалендә катнашучыларны легендар совет спортчылары, олимпия чемпионнары һәм Халыкара турнирарда күптапкырлар җиңүләргә ирешкән – фигуралы шуу остасы Ирина Роднина һәм баскетболчы Иван Едешко тәбрикләде.
Физик культураны үстеүгә зур өлеш керткән өчен Радий Хәбиров ардаклы фигуристкага Башкортстан Башлыгы рәхмәтен җиткерде.
Фестиваль 29 июньгә кадәр дәвам итә.