+21 °С
Болытлы


Ана догалары.
Төне буе йоклый алмадым мин,
Ашкына да йөрәк, ашкына.
Күңел белән кат- кат очып бардым,
Кайтып килгән улым каршына.
Йокысыз төннәр, шау борчулы көннәр
Озатып йөрде айлар буена.
Шатлык яшем аша теләкләр телим,
Кайтып килгән солдат улыма.
Сагышларым үтсен, борчулары бетсен,
Тынычлык керсен күңел түремә.
Ана догасы тиз үк барып ирешсен
Кайтып килүче солдат улыма.
(Филиза Кәлимуллина.)