Көнүзәк
24 Июня 2023, 05:30

Безнең очучылар СВО зонасында рекорд куйган

Хәрбиләребез белән горурланабыз!

MOD Russia/GloballokpressMOD Russia/Globallokpress
Фото:MOD Russia/Globallokpress

Русиянең штурмлаучы очучылары махсус хәрби операция зонасында тәүлек эчендә очышлар саны буенча рекорд куйганнар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы үз чыганагына сылтанып, хәбәр итә.

Пилотлар кеше башына 6-7, кайчагында 10 очыш башкара ала, дип ассызыклана. Ә бит 3-4 хәрби очыш та зур нагрузка булып исәпләнә. "Реактив авиация өчен бу рекорд, моннан артыгын физик яктан башкару мөмкин түгел, самолетны әзерләп өлгерәлмиләр", - дип аңлата агентлык әңгәмәдәшчесе.

Аның сүзләренчә, һәр 10 очыш өчен очучылар фюзеляжның алгы өлешендә йолдызлар төшерә һәм яңа йолдызлар өчен анда инде урын калмаган.

кадәр Президент Владимир Путин Украинада барган махсус хәрби операция зонасында Русия авиациясе нәтиҗәле эшли дип белдергән иде.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас