

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 2023 елның 24 июнендә республиканың дәүләт гражданлык хезмәте җитәкчеләрен һәм белгечләрен эшкә чыгару турында боерык имзалады. Бу шимбә көнне эшкә чыккан хезмәткәрләр 27 июньдә, ял итәчәк.
Җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә муниципаль хезмәткәрләргә карата шундый ук карар кабул итәргә киңәш ителә. Моннан тыш, 24 июньдә башка эш бирүчеләргә дә хезмәт коллективларын эшкә чыгару тәкъдим ителә.
Искәртеп узабыз, атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров 27 июньдә өстәмә ял көне Уфада Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X юбилей форумы чаралары уздыруга бәйле рәвештә биреләчәк дип аңлатты. Ә 28 июньдә республикада Корбан бәйрәме билгеләп үтеләчәк.
Чыганак: glavarb.ru