

Ул ел саен эшкуарларны сораштыру нигезендә стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) формалаштыра. 2022 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан, үз күрсәткечен бер урынга яхшыртып, дүртенче урынны алды. Рейтингның беренче ике юлын Мәскәү һәм Татарстан, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Төмән өлкәләре өченче урынны алды. Башкортстан беренче тапкыр рейтингның 4 нче урынында. Исегезгә төшерәбез, төбәк ике ел рәттән бишенче урнны яулады. Инвестицион климат торышының милли рейтингы төбәк хакимиятләрнең бизнес алып баручыларга уңайлы шартлар булдыру буенча тырышлыкларын бәяли. Рейтингның пилот апробациясе 2014 елда Россия Федерациясенең 21 субъектында узды. 2016 елдан рейтинг формалаштыруда барлык төбәкләр дә катнаша. Башкортстан Милли рейтингта 2015 елдан катнаша.