

Әлшәй районыннан махсус операциядә катнашучы “Ибраһим” позывнойлы хәрби дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән. Район хакимияте башлыгы Дамир Мостафиннан билгеле булуынча, сугышчы Суворов медаленә ия булган. Тиешле карарга 17 апрельдә ил Президенты Владимир Путин кул куйган.
“Бу бүләк аның батырлыгы, җаваплылыкка, иптәшләренә карата кайгыртучанлыкка сәләте, шулай ук эшенә тугры булуын дәлилләп тора. Без горурлык белән аның турында Ватаныбыз данын һәм хакын яклаучы герой дип сөйли алабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташ сугышчымны шундый зур бүләге белән котлыйм. Батырлык һәм Туган илгән тугрылыгы өчен рәхмәт!” – дип язган социаль челтәрләрдә Әлшәй районы хкимияте башлыгы.
Чыганак: bashinform.ru