

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы Әмир Шаһбанов хәрби бурычын үтәгәндә батырлык күрсәткән.
Гвардия өлкән лейтенанты Шаһбанов җитәкчелегендәге төркем катлаулы һава шартларында һәм дошман уты астында позицияләрне инженерлык чаралары белән җиһазландыра. Бу дошманга елга ярында ныклап урнашырга һәм безнең гаскәрләр чикләренә кадәр алга барырга комачаулый. Кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен Әмир Шаһбанов Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Илебезне һәм яңа территорияләрне гомерләрен аямыйча саклаган абый-энеләребезне, әтиләребезне, туганнарыбызны, якыннарыбызны түземсезлек белән исән-имин кайтуларын көтәбез.
Гыйнварда Башкортстанга килгән чакта Владимир Путин Радий Хәбиров белән очрашуда махсус хәрби операция турында болай диде:
“Кеше гомере куркыныч астында булганда, аның өчен борчылган якыннары ягыннан гына түгел, ә дәүләт, хакимият органнары ягыннан да игътибар кешенең эш-гамәлләрендә төп мотивация моменты булып тора. Кешеләр илнең алар белән булуын, илнең аларга ярдәм итүен һәм аларның махсус операция кысаларында башкарган ролен һәм миссиясен аңлавын тоярга тиеш”.
Чыганак: "Башкорт батальоны".