Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 июнь 2023, 12:21

"Орленок"ка Донецкидан балалар килде

Рәхәтләнеп ял итсеннәр!

Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Башкортстанга Донецк халык республикасыннан  149 бала килде. 1 июньдә алар  Илеш районындагы “Орленок”  сәламәтләндерү лагереның беренче сменасында ял итә башлаячак. Балаларны тимер юл вокзалында каршыларга республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин да килгән  иде. Ул, балаларны сәламләп, аларга яхшы ял теләде. Башкортстан балалар ялын, аларны һәм озатып килүчеләрне бирегә алып килү һәм илтеп куюны оештыруны тулысынча үз өстенә алган. Быел  Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан  2 меңләп мәктәп укучысының ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына килүе көтелә.

–Лагерьда  балаларны  дәвалаячаклар, аларга файдалы һәм фәһемле ял оештырачаклар. Без балаларның һәрберсенә ярдәм итәргә тырышачакбыз. Иң мөһиме – балаларга биредә берни янамый , – дип ассызыклады Максим Забелин.

Алдагы 21 көндә балаларны спорт чаралары, концертлар, дискотекалар, сәламәтләндерү процедуралары һәм юмарт башкорт кояшы көтә. Соңгы елларда күп нәрсәдән мәхрүм булган балаларны яшьтәшләре белән күңелле аралашулар көтә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: