Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 июнь 2023, 12:04

Балалар, иң яхшысы сезнең өчен!

Тыныч күк астында шатлыклы бәйрәмнәр дәвам итә.

Балалар, иң яхшысы сезнең өчен!
Балалар, иң яхшысы сезнең өчен!

Тыныч күк астында шатлыклы бәйрәмнәр дәвам итә.

 

Бүген 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан республиканың мәдәният учреждениеләре тематик чаралар оештыра. Күп чаралар иртәнге якта узды.

“Торатау” конгресс-холлында  III “АРТ-Корылтай. Балалар” мәдәни форумы уза. Анда республикада яшәүче иң сәләтле, төрле иҗади бәйгеләрдә һәм проектларда үзләрен күрсәткән балалар, аларның остазлары катнаша.

Форумда катнашучыларны эшлекле һәм күңелле чаралар көтә. Төрле арт-мәйданчыклар, мастер-класслар, белем бирү һәм мәдәни учреждениеләр күргәзмәләре сезнең өчен.

«Балалар киносы» арт-мәйданчыгында кинога төшеп карау, режиссура һәм анимация буенча мастер-класслар;  «Телесфера» арт-мәйданчыгында «Тамыр» телеканалы яшь хәбәрчеләре эшлиячәк.

Балалар яңа проектлар табар, кастинглар уздырыр, шулай ук балалар телемарафонының күчмә редакциясе эшли.

Иң кечкенәләрне «Погремушкалар» арт-мәйданчыгында көтәләр. Урам зонасы да актив ял өчен әзер. Фонтан янында төрле уен мәйданнары эшли.

Бәйрәм кунаклары өчен мимнар, аниматорлар, аквагрим осталары һәм балалар коллективлары чыгышыннан әзерләнгән бәйрәм концерты булачак.

 Бүген Уфада, башка шәһәрләрдә һәм барлык район үзәкләрендә балалар көненә багышланган чаралар уза.

 Республиканың әйдәүче театрларында балалар өчен әкиятләр, мюзикллар уйнала.  

Уфа  “Нур” татар театры каршында бәйрәм чарасы гөрлиячәк. Соңыннан әкият күрсәтелә.

Башкортстан Республикасы Милли музее  каршында Балалар сабантуе уздырыла.

Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә күңелле викторина һәм музыкаль тамаша әзерләгән.  

Ф. Гаскәров исемендәге бию ансамбле “Орион” иҗат йортында халыклар биюләр программасын күрсәтә.

Башкалабызның музейлары, кинотеатрлары, театрлары, китапханәләрендә – барсында да бүген бәйрәм чаралары гөрли. Кайсысы якын, кайсысына күңелегез чакыра –шунда барыгыз, дуслар. Бу көн шатлыклы, күңелле  вакыйгалары белән һәр гаиләгә бәхет алып килсен! Балалар бәхетле булсын, тыныч күк астында үссен алар!

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: