Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 Май 2023, 21:56

Халыкара ярминкә ел саен уздырылачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Китап-байрам” Халыкара китап ярминкәсен ябу тантанасында катнашты.

Халыкара ярминкә ел саен уздырылачак
Халыкара ярминкә ел саен уздырылачак

Башкортстанда беренче тапкыр үткәрелгән халыкара чара Совет мәйданында 26 майда старт алды. Китап ярминкәсе 140тан артык нәшрият, китап кибетләре, шәхси букинистлар, язучылар, сәнгать белгечләрен һәм Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән - Беларусь, Казахстан һәм Кыргызстаннан иҗтимагый эшлеклеләрне җыйды.

Республика Башлыгы ярминкәнең тематик мәйданчыкларында булды һәм фестивальнең эшенә йомгак ясады.
- Форум ел саен узачак дигән карар кабул иттек. Бу бәйрәмне ябып, сезне киләсе елның май ахырында фестивальгә чакырам. Ул тагын да зуррак һәм яхшырак булачак. Мондый мәдәни-агарту чаралары аркасында Совет мәйданы Уфа халкын һәм кунакларын җәлеп итүнең мөһим ноктасына әйләнде. Бу мәйданчыкның элек нинди булганлыгы исегездәдер. Хәзерге хәлендә Совет мәйданы безнең өчен чиксез мөһим һәм вакыйгалар белән тулыландырылырга тиеш. Без Башкортстанда балалар уенчыклары һәм Русиядә җитештерелгән балалар өстәл уеннары индустриясенең беренче форумын үткәрергә планлаштырабыз. Сезне сентябрьдә булачак бу чарага чакырам. Нәкъ менә шундый фестивальләр, безнең ил өчен гади булмаган көннәрдә яктылык, матурлык турында сөйли һәм безгә бик кирәк, - дип ассызыклады Радий Фәрит улы.

Тантана кысаларында төбәк җитәкчесе «Беларусь» республика унитар нәшриятына “XVI-XXI гасырларда Белоруссия халык сәнгате” китабы өчен махсус приз тапшырды. Радий Хәбиров бүләкне нәшриятның реклама бүлеге мөдире Анжела Садовскаяга тапшырды.

Халыкара китап ярминкәсенең финал көне "Евгений Онегин" моноспектакле һәм "Алые паруса" фильмын күрсәтү белән тәмамланды.

Чыганак:glavarb.ru

Фото:glavarb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: