Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 Май 2023, 09:44

Ай буена көтелгән яңгыр килерме?

Эсселек кими һәм яңгыр явачак дип ышандыралар.

Ай буена көтелгән яңгыр килерме?
Ай буена көтелгән яңгыр килерме?

Башкортстанда май башыннан алып эссе коры һава торышы өстенлек итә. Ләкин тиздән һава торышы үзгәрәчәк, диләр синоптиклар.

Республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы мәгълүматлары буенча, 29 май, дүшәмбе көнне үк безнең төбәктә җиңелчә яңгыр булырга мөмкин. Көндез кайбер районнарда яңгыр явачак, хәтта күк күкрәү дә булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +14, +19 градус, төньяк һәм таулы районнарда +7, +12, көндез +27, +32 булачак.

Сишәмбе, 30 май көнне, Башкортстанда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +12, +17 булачак (төньяк һәм таулы районнарда +9 градуска кадәр), көндез термометр +25, +30 күрсәтәчәк.

Чәршәмбе, 31 май, республика территориясендә җиңелчә яңгыр явачак, көндезге температура +26 градуска төшәчәк. Пәнҗешәмбе, 1 июньдә дә яңгырлы булачак. Шул ук вакытта температура + 22, + 23 градуска кадәр төшәчәк, төнлә + 10, + 16 градус булачак. Яңгыр атна ахырына кадәр дәвам итәчәк, көндезге уртача температура +22 дән +26 градуска кадәр булачак, дип фараз итәләр метеорологлар.

Чыганак: i-gazeta

Фото: i-gazeta

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: