Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 Май 2023, 10:27

Украина белән чикләрне саклар өчен

Депутат нәрсә эшләргә кирәклеген әйтте. 

bloknot.ru
Фото:bloknot.ru

Дәүләт Думасының  Оборона буенча комитет рәисе Андрей Картаполов  Украина белән чикләрне саклау буенча  бердәм штаб булдырырга тәкъдим итте.

Картаполов белдерүенчә, диверсантлар һөҗүм иткән Белгород өлкәсендә шактый күләмдә көч структуралары бар, әмма алар “бердәм система буларак оештырылмаган”. Депутат Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы операцияләр үткәрү тәҗрибәсе хакында искә төшерде, ул вакытта “Берләшкән гаскәрләр төркеме” дигән структура төзелгән булган.

“Берләштерелгән штаб төзелә, аңа территориядә булган барлык көч структуралары буйсына. Ул үз-үзен тәэмин итә, аның нинди дә булса  вакыйгаларга җавап бирер өчен барлык кирәкле көчләре һәм чаралары бар”, – диде парламентарий.

Белгород өлкәсендә  Грайворон шәһәр округы территориясенә диверсантлар үтеп керү аркасында 22сеннән алып 23 майга кадәр контртеррористик операция режимы гамәлдә булды. Оборона министрлыгында диверсия-разведка төркеме әгъзаларын блокировкалау һәм тар-мар итү турында белдерделәр. 70тән артык диверсант юк ителгән, төркемнең калдыклары Украина территориясенә кысрыклап чыгарылган. Соңрак хәрби ведомствода Украина Кораллы көчләренең “Козинка” халыкара үткәрү пунктын  һәм Белгород өлкәсе Грайворон районының башка объектларын атакалауларын хәбәр иттеләр. Диверсантларның гамәлләрен террорчылык акты дип атадылар, Киев, Артемовск шәһәрендә җиңелгәннән соң, тыныч халыкка һөҗүм итә башлады, дип ассызыклап. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: