Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 Май 2023, 08:32

Якташларына гуманитар йөк озаткан

Фермер махсус хәрби операция зонасындагы якташларын кайгырта. 

БР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан.
Фото:БР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан.

Башкортстан фермеры махсус хәрби операция зонасына азык-төлек җибәргән. Бишбүләк районында яшәүче Булат Ногмановның патриотизмы турында республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында сөйләделәр.

Булат Ногманов, үз акчасына кирәкле азык-төлек сатып алып, аны үз якташларына сугыш хәрәкәтләре зонасына җибәргән. Аграрийның эшенә аның авылдашлары –Каныкай авылы халкы  да – кушылган. Алар Бишбүләк районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылары өчен тепловизорлар һәм коллиматорлар сатып алганнар.

"Махсус хәрби операциядә катнашучылар, беренче чиратта, безнең ярдәмгә мохтаҗ булган танышларыбыз, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз, — ди Булат Ногманов. – Республикада яшәүчеләрне бу эшкә мөмкин кадәр күбрәк өлеш кертергә чакырам“.

Әйткәндәй, ил Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен безнең ярдәмне тою аеруча мөһим дигән иде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: