Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 Май 2023, 12:48

Бертуган агай-эне махсус хәрби операциягә киткәннәр

Якташларыбыз батырлыгы белән горурланабыз. Исән-имин әйләнеп кайтыгыз!

Ильшат Вазигатов/vk.com
Фото:Ильшат Вазигатов/vk.com

Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов үзенең социаль челтәрләрендә  махсус хәрби операция зонасында үзләрен таныткан бертуган агай-эне турында язып чыккан.

“Башинформ”га билгеле булуынча, бертуганнарның өлкәне, Габдевәли, махсус операция зонасында былтырның маеннан бирле. Яраланган иптәшен коткарганда ул үзе дә яраланган һәм ахырда ике операция кичергән. Тиздән тагын бер операция көтелә. Якташыбызның батырлыгы Суворов медале һәм IV дәрәҗәдәге Геогий тәресе белән билгеләнгән.

Аның кече энесе Алиҗан махсус хәрби операция башланганчы Алкинода хезмәт иткән, ефрейтор званиесе алган. Хәрби хезмәте тәмамлангач та контракт буенча хезмәт итү килешүенә кул куйган. Махсус хәрби операциядә катнашу дәверендә Жуков, “Сугышчан батырлыклары өчен”,”Хәрби батырлыклары өчен”, “Инженерлык тәэмин итү бурычларын үтәгәндәге тырышлыклары өчен” медалҗләре белән бүләкләнгән.

“Аларның әниләре  Гөлнара Газнәви кызы уллары белән горурлана. Ул аларны чын ирләр итеп тәрбияләгән. Шуны истә тотарга кирәк: һәр тыныч көнебез артында армиядә хезмәт итүчеләрнең һәм илебезне саклаучыларның авыр хезмәте тора”, – дип язган Яңавыл районы хакимияте башлыгы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: