Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы бүлегенең фаразына таянып, республика кешеләрен һава торышының начарлануы турында кисәтә. 20 майда республика буенча 17 метр тизлектә җил исәчәк. Моннан тыш, 20 майдан 26 майга кадәр төньяк-көнбатыш районнарда янгын куркынычы калачак.
Иртәгә кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көнчыгыш, төньяк-көнчыгыштан уртача, көндез көчле. Төнлә һава температурасы +6, + 11 °, көнчыгышта + 1 ° ка кадәр, көндез +19, + 24 °, көньяк-көнчыгышта + 14 ° ка кадәр.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ