Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 Май 2023, 10:05

Хәрбиләргә - 15 яңа "Урал" автомобиле

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Максим Забелинның Телеграм-каналыннан.
Фото:Максим Забелинның Телеграм-каналыннан.

Салават Юлаев исемендәге батальон хәрбиләренә 15 “Урал” автомобиле тапшырылган. Бу хакта Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

“Республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча Росгвардия хәрбиләре белән очраштым һәм аларга яңа техника ачкычлары тапшырдым. 15 яңа “Урал”ны Салават Юлаев исемендәге батальон сугышчылары  хәрби бурычларын үтәгәндә кулланачак. Ышанычлы һәм тикшерелгән технику бүгенге көндә аеруча кирәк”, – дип язган Максим Забелин.

Әйткәндәй, ил Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен безнең ярдәмне тою аеруча мөһим дигән иде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: