Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 Май 2023, 23:32

Җиңү белән кайтыгыз, ир- егетләр!

Мөгыйн Нагаев исемендәге артиллерия дивизионы хәрби әзерлек үтү урынына юлланды.

Җиңү белән кайтыгыз, ир- егетләр!
Җиңү белән кайтыгыз, ир- егетләр!

Мөгыйн Нагаев исемендәге артиллерия дивизионы хәрби әзерлек үтү урынына юлланды.

Уфаның Совет мәйданында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мөгыйн Нагаев исемендәге Башкортстан артиллерия дивизионын хәрби әзерлек үтү урынына озатуда катнашты. Бу - төбәктә формалаша башлаган мотоукчылар полкының өченче подразделениесе. Әлеге  чара алдыннан Радий Хәбиров  Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.

– Хөрмәтле иптәшләр! Без Башкортстан мотоукчылар полкын формалаштыру эшен дәвам итәбез. Бүген бу мәйданнан Мөгыйн Нагаев исемендәге Башкортстан артиллерия дивизионын хәрби әзерлек үтү урынына озатабыз. Дуслар, бүген бөтен республика сезгә рәхмәтле, зур хөрмәт һәм ышаныч белән карый. Һәркемнең гомере һәм сәламәтлеге – туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өчен иң зур байлык. Шуны әйтәсем килә: бүген сезнең сәламәтлегегез – республиканың иң мөһим байлыгы. Шуңа күрә республика сезгә һәр яктан да ярдәм итәчәк һәм бөтен кирәк - ярак белән тәэмин итәчәк, дип вәгъдә итәм.

Бөтен республика исеменнән туганнарыгызга һәм якыннарыгызга карарыгызны кабул иткәннәре һәм хуплаганнары өчен рәхмәт белдерәм. Бүген алгы сызыкта булган сугышчыларга сезнең ярдәм бик кирәк. Иң мөһиме – сезгә исән-сау һәм Җиңү белән кайтугызны телим.

Мин шуны әйтә алам: искиткеч көчле сугышчы Мөгыйн Нагаев бөтен сугышны узган. Ул ике тапкыр “Советлар Союзы Герое” исеменә тәкъдим ителгән. Ул вакыттагы барлык хәрби орденнар белән бүләкләнгән һәм бер тапкыр да яраланмаган,  исән-сау әйләнеп кайткан. Сезгә дә шуны телим! – диде Радий Хәбиров

Җиңү белән кайтыгыз, ир- егетләр!
Җиңү белән кайтыгыз, ир- егетләр!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: