Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 Май 2023, 22:31

Сапёрлар эше җиңел түгел

Үзәк хәрби округының инженерлык бүлекчәләре хәрбиләре көн саен СВО зонасында шартлау куркынычы булган әйберләрдән юлларны миналардан арындыралар. Саперлар дошман калдырган мина кырларында юллар ясыйлар, җирлекне төрле шартлау куркынычы булган әйберләрдән, шул исәптән танкка һәм пехотага каршы миналардан, шартламаган снарядлардан һәм сугыш кирәк-яракларыннан чистарталар. Куркыныч әйбер табылса, хәрбиләр аны зарарсызландыралар. Әгәр шартлау куркынычы булган әйберне чыгару мөмкин булмаса, саперлар аны урында ук юк итәләр.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 24 февралендә  Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция башлау турында игълан итте. Махсус хәрби операция зонасына республикадан былтырдан алып дүрт ирекле башкорт батальоны киткән иде.  

Әйткәндәй, шушы көннәрдә Уфада Таһир Кусимов исемендәге  бишенче ирекле башкорт батальонын махсус хәрби операция зонасына тантаналы озату узды. Хәрбиләрне Совет мәйданыннан озаттылар.  Тантанада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. 

Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналыннан. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: