Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 Май 2023, 15:26

Урман янгыннары кимеми

Соңгы тәүлектә гомуми мәйданы 76,7 гектар булган дүрт урман янгыны теркәлде.

Урман янгыннары кимеми
Урман янгыннары кимеми

Зилаир районының Березовка авылы янындагы 2,3 гектар мәйданда урман янгыны чыга. Сүндерүдә 12 кеше һәм 5 берәмлек техника эшләгән. Зилаир районының Байгужа авылы янында 0,4 гектар мәйданны ялкын чолгап ала. Янгынга каршы көрәшү өчен 20 кеше һәм 4 техника җәлеп ителгән. Әбҗәлил районының Майгашта авылы янында ут 0,8 гектар мәйданда яшел куакларга ут каба. Сүндерүдә 13 кеше һәм 8 техника катнашкан.

Белорет районының Тирлән авылы янындагы 73,2 гектар мәйданда урман яна. Анда 33 кеше һәм 14 техника эшли. Янгын сүндерүчеләр янгынны чикләгән, сүндерү дәвам итә.

Гомумән алганда, 2023 елгы янгын куркынычы чоры башланганнан алып, 552,4002 гектар мәйданда 38 урман янгыны теркәлде. Республиканың күпчелек районнарында 4 класс янгын хәвефе саклана.

Моннан тыш, соңгы тәүлектә 12 урында 25,699 гектар мәйданда коры үлән басуы янган. Барлык янгыннар да тулысынча сүндерелгән.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: