Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 Май 2023, 22:21

"Геройлар узышы"

Хәрби – патриотик клублар зур спорт бәйгесендә көч сынашты.

"Геройлар узышы"
"Геройлар узышы"

Бүген "Патриот" паркында Башкортстан Республикасының 40 хәрби-патриотик клубының 200 укучысы арасында "Геройлар узышы" массакүләм бәйгесе үтте.

"Геройлар узышы" - бөтен Русия масштабындагы беренче спорт ярышы, махсус көчләр солдатларын әзерләү сынаулары нигезендә оештырылды. Катнашучылар профессиональ инженерлар һәм тәҗрибәле инструкторлар эшләгән курсны уздылар. Ярышның киртәләре уникаль: су киртәләре, биек стеналар, коймалар, чәнечкеле чыбыклар, җир асты тоннельләре, арканнар, окоплар, чокырлар, хәрби операцияләрдән үрнәк алу һәм башкалар. Шул ук вакытта монда заманча киртәләр генә куелмый, монда парк мәйданының табигый рельефы да кулланыла.

Ярышта оттыручылар юк чөнки бу узышта катнашу да инде җиңү. Бүгенге трасса 2 кмга сузылган иде. Анда 15 киртә куелган иде. Биш кешедән торган командалар бер – берсенә булышып көч сынаштылар.

Узышны оештыручылар: Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Башкортстан яшьләренең патриотик мәгариф һәм армиягә чакыру алдыннан әзерләү үзәге, “Патриот” хәрби-патриотик паркының “Авангард” мәгариф-методик үзәге.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: