Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 Май 2023, 11:23

СВОда үлгән дип уйлаганнар...

Әмма хәрби исән-сау ялга кайткан. 

zainsk-inform.ru
Фото:zainsk-inform.ru

Ут күршебез Татарстанда шатлыклы вакыйга теркәлгән. Махсус хәрби операциядә һәлак булган дип игълан ителгән Зәй районыннан мобилизацияләнгән хәрби гаиләсе янына кайткан. 

Рәйхан Суык-Чишмә авылына исән-сау кайткан. Аны туган авылында хатыны һәм әнисе көтеп торган.

«Мин аның кайтуын бик көттем. Без элемтәдә идек. Аның һәр хәбәре безгә көч бирә иде. Хәзер аны күрдем дә, хисләремне белдерергә сүз таба алмыйм. Бик шат! Ул бик ябыккан, әмма, иң мөһиме, исән-сау», - диде Рәйханның әнисе Энҗе.

Хәрби 2022 елның сентябрендә хезмәткә киткән. Туганнарына аның һәлак булуы турында хәбәр иткән булганнар. Әмма бу мәгълүмат дөреслеккә туры килмәгән. 

Бу гаилә өчен бик шатбыз. Башкаларга да шундый бәхетле минутларны кичерергә язсын! 

Чыганак: "Татар-информ". 

Читайте нас: