Көнүзәк
4 Май 2023, 09:29

“Якташлык көче”

Уфа шәһәренең “Торатау” конгресс-холлында шул исемдә республика форумы үтте.

bashinform.ru “Якташлык көче”bashinform.ru “Якташлык көче”
“Якташлык көче”Фото:bashinform.ru

 

 Хәтерегездә булса, 2021 елның мартында Башкортстан Башлыгы инициативасы белән «Атайсал» проекты башланган иде. "Бу уникаль проект, ул кешеләрне иң ачык, игелекле, мәңгелек төшенчә - үз Ватанына, якыннарына, якташларына мәхәббәттә берләштерә. Бу проект ниндидер ярдәм алучыларга гына түгел, ә беренче чиратта, якыннары өчен игелекле эшләр башкаручыларга да канәгатьлек китерә", - диде сәламләү чыгышында мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Бүгенге форум меңнән артык кешене: танылган якташлар, меценатлар, якташлык һәм руханилар вәкилләре, актив эшкуарлар һәм җәмәгать оешмалары вәкилләрен җыйды.
Конгресс-холл фойесында берьюлы берничә күргәзмә ачылды, аларда муниципалитетларда тормышка ашырылган «Аек авыл» республика конкурсында катнашучыларның игелекле эшләре һәм проектлары, шулай ук «Башкортстан продукты - үзебез җитештерәбез!" билгесе астында кече һәм урта бизнес продукциясе күрсәтелде.
Төшкә кадәр тематик "Түгәрәк өстәл"ләр һәм секцияләр эшләде, анда катнашучылар «Атайсал» проекты аша яшьләргә якташлык хәрәкәте үсеше перспективалары, үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирү, мәдәни мирасны һәм традицияләрне саклау турында фикер алышты, СВОда катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләрендә тәҗрибә уртаклашты, Башкортстанда меценатлар һәм эшкуарлар тарафыннан гамәлгә ашырылган иң әһәмиятле игелекле эшләрне тәкъдим итте.

Без – журналистлар “Атайсал” проекты медиа һәм социаль челтәрләрдә” секциясендә фикер алыштык. Кече ватанга ярдәм итүгә кагылышлы бик күп изге эшләр нәкъ матбугат, телевидение, радио ярдәмендә киң җәмәгатьчелеккә барып ирешә. Хәер, журналистлар үзләре дә туган якларында матур эшләрне оештыручы булуын ачыклады әлеге сөйләшү.
"Без, кешеләр, башкаларга һәрвакыт булышырга телибез. Аларга ярдәм итеп, үзебез ярдәм алабыз. Һәм шуның аркасында бер-беребезгә, кечкенә Ватаныбызга, илебезгә игелеклерәк, кирәклерәк булабыз», - дип ассызыклады «Башкортстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең директоры вазыйфаларын башкаручы Фәнис Гыйльванов.
Гәзиткә кул куелганда якташлар очрашуының кульминациясе –пленар утырышы башланды. Анда «Атайсал - кече Ватан» проектында катнашучыларны бүләкләү һәм «Аек авыл» республика конкурсында җиңүчеләрне игълан итү булды. Бу турыда гәзитебезнең сайты ,социаль челтәрләребез аша танышырга мөмкин булачак.
Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас