

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе янгыннарны кисәтү һәм янгын хәвефлеге таләпләрен бозучыларын ачыклау буенча зур профилактик рейдлар үткәрәчәк. Моның өчен БР Эчке эшләр министрлыгы һәм башка министрлыклар һәм ведомстволар да җәлеп ителәчәк.
Көн саен 150 күзәтү-тикшерү төркеме эшләячәк. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәхси составы, шул исәптән янгын күзәтчелеге буенча 100дән артык дәүләт инспекторы җәлеп ителгән. Шулай ук квадрокоптерлар куллану планлаштырыла.
Чүп-чар, үлән яндыру, шулай ук учак ягу кебек тәртип бозулар ачыкланса, ул кеше җәзасыз калмаячак.
Исегезгә төшереп узабыз, махсус янгынга каршы режим чорында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган:
- гади халык өчен - 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;
- вазифаи затлар өчен - 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;
- юридик затлар өчен 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.