Көнүзәк
27 апрель 2023, 06:20

Дуслары “Шаман”га “Нива” җыеп озатканнар

Тизрәк исән-имин әйләнеп кайтыгыз!

Благовещенск шәһәрендәге  “авторазбор”да (машиналарны сүтеп кору)  эшләүче егетләр  “Шаман” позывнойлы дусларына махсус хәрби операция зонасына “Нива” машинасы озатканнар. Анда машина яраланганнарны госпитальгә илткәндә, хәрбиләрне азык-төлек һәм медикаментлар белән тәэмин иткәндә  чын мәгънәсендә кешеләр гомерен коткарып калырга булышкан.

Әле “Шаман” отпускта, дуслары белән хәрби дустын тәртипкә китерә: машинаның двигателен җентекләп рәтләгәннәр, ходовой өлешен караганнар, тәгәрмәчләрен алмаштырганнар. Тиздән янә алгы сызыкка...

Алтын куллы егетләр моңа кадәр дә Новороссиягә  машиналар җыеп озаткан. Әле “четвёрка” машинасын җентекләп ремонтлыйлар. Аңа махсус хәрби операция зонасына кадәр 2,5 мең км юл үтәргә кирәк.

Бу гади “авторазбор”, сез уйламагыз. Ә менә егетләр  – чын патриотлар.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция башлау турында игълан итте. Бу вакыйгаларга елдан артык вакыт үтте. Әмма махсус операциянең очы-кырые күренми, кызганычка каршы.

Илебез иминлеге сагында торган һәркемнең туган якларына исән-имин кайтуын телибез. 

Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас