Көнүзәк
24 апрель 2023, 16:12

СВОдан отпускка кайткан әти кеше улына зур бүләк ясаган (ВИДЕО)

Бу кадрларны күз яшьләрсез карап булмый. 

Видеодан скриншотВидеодан скриншот
Фото:Видеодан скриншот

Баймак районының Темәс авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы улының туган көненә зур бүләк ясаган. Ул нәкъ бәйрәм көнне отпускка кайтып төшкән. Иртә таң белән әти кеше өйгә шарлар тотып кергән һәм улын уятырга бүлмәгә узган. “Яңа туган малай” йокыдан уяну белән тәүдә ни булганын аңламый тора төсле. Берничә мизгелдән соң гына ул әтисе кочагына атыла һәм шатлыгыннан елап җибәрә.

Балалар бәхеттән генә елый күрсен  иде...

 Әтиләребез, абыйларыбыз, туганнарыбыз яу кырларыннан исән-сау кайтсыннар. Без көтәбез! 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас