Көнүзәк
22 апрель 2023, 12:12

Өч дус бергә СВОга китәргә булган

Стәрлетамак хакимияте башлыгының социаль челтәрләреннән.Стәрлетамак хакимияте башлыгының социаль челтәрләреннән.
Фото:Стәрлетамак хакимияте башлыгының социаль челтәрләреннән.

Стәрлетамакта гражданнарны контракт буенча хезмәткә алу пунктына гаризалар язып өч дус – Илгиз, Александр һәм Юлай – килгән. Алар Даян Мурзин исемендәге ирекле отряд составында хезмәт итәргә теләк белдергән. Ирләр медкомиссия үткән һәм тиздән кузгалырга торалар.

Өч дус барысы бер районда үскән, бер-берсен озак еллар беләләр, гаиләләре белән аралашалар. Өчесе дә – күп балалы әти, өчәр-дүртәр балалар үстергән, өчесе дә Чечен республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.

“Напарнигыңны белгәндә күпкә рәхәтрәк ул. Бергә хезмәт итүебез дә бик әйбәт”, – ди Александр. “Ир-ат булып дөньяга килгәнсең икән, гаиләңне һәм Ватаныңны да сакларга тиешсең дигән сүз. Тыныч халыкны кыерсытмасыннар өчен без барын да эшләячәкбез һәм моталк рәвештә җиңү белән кайтачакбыз!” – ди Юлай.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда контракт буенча хезмәт итү сорауларына кагылышлы бердәм кайнар линия эшли. Аның номер – 117.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция башлау турында игълан итте. Бу вакыттан алып бүгенгәчә  елдан артык вакыт үтте. Кызганычка каршы, махсус операция әле булса тәмамланмады.

Илебез иминлеге сагында торган һәркемнең туган якларына исән-имин кайтуын телибез. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас