Көнүзәк
20 апрель 2023, 10:55

Фотоларын Украина яклы Телеграм-каналларга җибәргән

Бу хәл Красноярскида булган. 

SHOT Telegram-каналыSHOT Telegram-каналы
Фото:SHOT Telegram-каналы

Красноярскида махсус хәрби операциягә каршы  язулар калдырган һәм шул язуларның фотосурәтләрен  Украина яклы Телеграм-каналларга җибәреп яткан җирле оппозиционерны ачыклаганнар. Александр Капустин, әлбәттә, бу хакта  ачыктан-ачык сөйләмәгән, сак кыланган, яшерен эш иткән, әмма бер язуны төшергән фотосурәттә  аның маэмае да булган.  Полицейскийлар оппозиционерны маэмае буенча танып алганнар да инде. Күп тә үтми  үзенә кунакка да килгәннәр. Хәзер аңа төрмә яный.

Төрле шигарьләрне, шул исәптә мыскыллаучы лозунгларны да, Капустин “Столбы” җирле тыюлыгында калдырган. Әмма аңа бу гына аз тоелган һәм ул үезнең “батырлыгы” турында социаль челтәрләрдә  сөйләргә карар кылган. Әмма  Капустин Бэнкси кебек үк (Англиядә яшәүче аноним урам рәссамы, сәяси активист,режиссёр, аның шәхесе тирәли бәхәсләр күп куера, чын исеме билгесез, 1990 еллардан алып иҗат итә. – Авт.) яшерен эш итә алмаган. Полицейскийлар аны этеннән танып эзләп тапкан.

Хәзер хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу эшне тикшерә. Ә фотосурәтләр төшерергә һәвәс ир яңа эшләрен камерадашларына бүләк итәр, мөгаен... 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас