Көнүзәк
17 апрель 2023, 14:59

Батальонны камалыштан югалтуларсыз алып чыккан

Горурланабыз!

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы  Алмаз Гомәров  батальонны камалыштан югалтуларсыз алып чыга алган. Шул ук вакытта отряд дошманның көчләрен һәм сугышу чараларын юк иткән.

Һөҗүм иткән чакта  лейтенант Гомәров  хезмәт иткән мотоукчылар подразделениесендә БМП һәм танк миналарда шартлый һәм дошман уты астында кала. Взвод командиры Алмаз Гомәров яраланганнарга беренче ярдәм күрсәтә һәм батальон командованиесен дошман позицияләре  турында кисәтә.  Лейтенант Гөмәровның грамоталы идарәсе астында төркем югалтуларсыз чолганыштан чыга, шул ук вакытта дошманның БТРларын һәм шәхси составын юк итә. Күрсәткән батырлыгы һәм оста җитәкчелеге өчен хәрби Суворов медале белән бүләкләнгән.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция башлау турында игълан итте. Бу вакыйгаларга елдан артык вакыт үтте. Әмма махсус операциянең очы-кырые күренми, кызганычка каршы.

Илебез иминлеге сагында торган һәркемнең туган якларына исән-имин кайтуын телибез. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас