

Michelin йолдызларына ия ресторанда эшләгән пешекче Русия Коралланган көчләренең Херсон өлкәсендәге алгы сызыкларының берсенә солдатларны ашатырга киткән.
"Шеф" позывнойлы хәрби сөйләвенчә, ул Копенгагенда өч Michelin йолдызына ия ресторанда эшләгән. " Теләсә нинди ризыктан берәр нәрсә әзерләп була, теләк һәм бер тамчы фантазияң генә булсын", - ди ул. Пешекче якын арада солдатларга лазанья әзерләргә җыенуын хәбәр итә. Хәрби үземне нәкъ үз урынында тоям, ди. Пешекче сүзләренчә, аңа яңадан ашарга пешерергә өйрәнергә туры килгән, чөнки ул хәзер яңа корылма - кыр кухнясы - белән эшли.
"Биредә минем КП-130, бөтенләй башка дөнья һәм кагыйдәләр дә икенче... Мин монда үземне кирәкле итеп тоям - бу иң мөһиме", - дигән ул.
Чыганак: lenta.ru