Көнүзәк
10 апрель 2023, 13:42

"Бу егетләрне без беләбез..."

 

Бүген, 10 апрельдә, Хөкүмәтнең ЦУРда атна саен уза торган оператив киңәшмәсендә  Радий Хәбиров гранаталар атучы Илдар Гыйльметдиновны, старшина Илнур Нургалиевны, психиологик эш төркеме офицеры Леонид Сайтаевны, водитель Виталий Поштаруны, взвод командиры урынбасары Салават Фәтхиевны Башкортстан Республикасының Почет грамоталары белән бүләкләде.  

“Игътибарыгыз өчен рәхмәт, сезнең үзегезгә дә, Радий Фәрит улы, Башкортстан халкына да  безгә һәм егетләргә күрсәткән ярдәмегезгә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә”, – диде Леонид Сайтаев.

Башкортстан Башлыгы рәхмәтенә махсус  операция зонасында башкорт хәрбиләренә рухи ярдәм итүче  Виктор атакай һәм Хәмзә-хәзрәт тә лаек булдылар.

“Без андагы вакыйгаларның чынында ничек икәнен үз күзләребез белән күрәбез, хәрбиләребез бары белән дә тәэмин ителгән, республика ягыннан шактый зур ярдәм килә, башка подразделениеләр солдатлары безгә хәтта көнләшеп тә куя”, – диде Виктор атакай.

“Бу сугышчан егетләрне без шәхсән беләбез. Без барыбыз да Ватаныбызга хезмәт итәбез”, – диде Хәмзә-хәзрәт.

Радий Хәбиров хәрбиләргә һәм дин әһелләренә аларның гади булмаган эше һәм батырлыгы өчен рәхмәт әйтте.

“Бүгенге көндә без мобилизацияләнгәннәрне отпускка алып кайту белән шөгыльләнәбез. Транспортчыларга аерым рәхмәт, аларга йөкләмә зур. Мобилизацияләнгәннәр арасында мәктәп укучылары белән очрашырга теләүчеләр булса, моны оештырыгыз”, – диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы махсус хәрби операциядәге хәрбиләрнең хатыннарына сабырлыклары һәм чыдамлыклары өчен   аерым рәхмәт сүзләре җиткерде, аларга чәчәкләр тапшырды.  

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 24 февралендә ил президенты Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция башлауны игълан итте. МХО башлануга бер елдан артык вакыт үтте, әмма аның очы-кырые күренми әлегә... Махсус хәрби операциягә киткән һәркем исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтсын иде. 

Чыганак: bashinform.ru

"Бу егетләрне без беләбез..."
"Бу егетләрне без беләбез..."
"Бу егетләрне без беләбез..."
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас