Көнүзәк
6 апрель 2023, 16:39

Махсус операциядә катнашучыларның ДНК үрнәкләрен җыярга телиләр

Хәзерге заманда бик кирәк нәрсә бу. 

baigenews.kzbaigenews.kz
Фото:baigenews.kz

Русия Президенты каршындагы Гражданнар җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары буенча совет Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларның ДНК мәгълүматлары банкын төзергә тәкъдим итте. Бу хакта Кеше хокуклары советы Teлеграм-каналында хәбәр ителә.

«Биоматериал алырга һәм мәгълүматлар банкы төзергә кирәк. Бу эшне башта ук башкарырга кирәк иде», - дип китерелә Кеше хокуклары советының махсус операция буенча эш төркеме җитәкчесе Юлия Белехова чыгышыннан.

Аның сүзләренчә, ДНК үрнәген алу һәм илтеп тапшыру хезмәте эшкә әзер булырга тиеш.

Белехова шулай ук сугышчыларны туганнары яшәү урынын исәпкә алып госпитальләрдә урнаштыру, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә түләү процессы һәм аларның гаиләләренә социаль паспортлар булдыру эше барышы турында сөйләде. Ул хәбәрсез югалган махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә финанс ярдәме кирәклеге турында искәртте.

Чыганак: ria.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас