

Десант-штурм бүлеге командиры гвардия сержанты Тимур Шәмсетдинов “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Ул үзенең БМД-4 экипажының украин милләтчеләре һөҗүме вакытында ничек сугышка керүе турында сөйли. Һөҗүмгә беренче булып украиннар танкы чыгар дигән исәптә аның хәрби машинасы идарә ителә торган ракета белән зарядланган булган. Ләкин башта аларга ике БМПны юк итәргә туры килгән. Бу эшне алар башкарганнар.
Якташларыбыз батырлыгы белән горурланабыз.
Исегезгә төшерәбез, ил Президенты Владимир Путин 2022 елның 24 февралендә Украина территориясендә махсус хәрби операция башлау турында игълан итте.
Дөньялар тизрәк тынычланып, ир-егетләребезнең яу кырларыннан туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез!
Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы.