Көнүзәк
4 апрель 2023, 07:09

Елгаларда су таша

Ә ничек сакланабыз?

Елгаларда су ташаЕлгаларда су таша
Елгаларда су таша

Ә ничек сакланабыз?

 

Быел Башкортстанда  автоматик гидропостлар республиканың 3 сусаклагычында барлыкка килде – Павловка, Нөгеш һәм Юмагуҗада. Бездә алар хәзер - 57.

Республика халкы хәзер суның күләмен онлайн режимында  «Паводок»  системасы ярдәмендә  Башкортстан буенча Дәүләт комитеты сайтында: http://portal.introgis.com/CoGIS/FloodRB# сылтамасы аша күзәтеп тора ала.

4 апрель иртәсенә Башкортстанда  9 муниципалитетта  10 урында су басу күзәтелде. Ул: Сибай, Уфа (СНТ «Альбатрос» һәм СНТ «Козарез») шәһәрләре

-  Баймак, Белорет, Бишбүләк, Иглин, Күгәрчен, Куергазы, Миякә районнарында

- 6 юл участогы, 3 күпер, 1 гидротехник корылма

Соңгы тәүлектә, күп булмаса да, су арткан урыннар:

1. Караидел елгасы – Укман авылында, (Благовещен районы, 325 см (+ 56 см, артык су – 1072 см)

2. Караидел елгасы Уфа, Ахлыстино авылы, Благовещен районы, 333 см (+ 52 см, артык су – 1078 см)

Фото: ВКонтакте

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас