

"Республика игенчеләре язгы кыр эшләренә әзерләнә. Бүген инде 11 район уҗым культураларын (3018 га) һәм күпьеллык үләннәрне (2694 га) тукландыруга чыкты. Бу эшкә Бүздәк, Дүртөйле, Чакмагыш муниципаль районнары кереште, ә 22 район орлыкны агулау эшен башлады. Республиканың төньяк көнчыгышында урнашкан Кыйгы районы авыл эшчәннәренең беренчеләрдән булып эш башлавы аерым игътибарга лаек.
Уҗым культуралары көздән 319 мең гаектар җирдә чәчелгән, бу былтыргыга караганда 56 мең гектарга (яисә 21,3 процентка) күбрәк. Бүгенгә аларның 94 проценты яхшы (190,8 мең га) һәм канәгатьләнерлек (108,6 мең га) хәлдә дип бәяләнә.
Республика хуҗалыгы бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән. Чәчүгә 285 мең тонна (планга 101 процент) үзебезнең орлык хәзерләнгән (шуларның 41,6 мең тоннасы - элита һәм суперэлита сортлары).
Хәзерге вакытта республика хуҗалыкларында туфрак эшкәртү бара, чәчү машиналарын ремонтлау төгәлләнеп килә, аларның техник әзерлеге 95 процент тәшкил итә. Техник тикшерүне 7 меңгә якын трактор, ягъни теркәлгәннәрнең 61 проценты узды. Авыл хуҗалыгы техникасын яңарту нәтиҗәсендә быел язгы кыр эшләрендә 300 берәмлек яңа техника катнашачак. Аграрийларга быел өч ай эчендә 2 миллиард сумга 595 берәмлек яңа техника сатып алынды. Язгы чәчүгә 23 миллиард сум акча бүленәчәк. Шулай ук 211 гариза буенча 6,5 миллиард сумлык кредит биреләчәк", - диде бүгенге оператив киңәшмәдә республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Чыганак:pravitelstvorb.ru
Фото: pravitelstvorb.ru