Көнүзәк
3 апрель 2023, 15:43

1 апрельдән хәрби хезмәткә чакыру башланды

Башкортстаннан 5,5 мең егет хәрби хезмәткә алыначак.

1 апрельдән хәрби хезмәткә чакыру башланды1 апрельдән хәрби хезмәткә чакыру башланды
1 апрельдән хәрби хезмәткә чакыру башланды

“Язгы чакырылышта Башкортстаннан хәрби хезмәткә 5,5 мең егет җибәреләчәк”, - диде Башкортстанның хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевич.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны Җыелу пунктыннан гаскәрләргә җибәрү апрель ахырында башланачак. Хезмәткә чакырылучылар хәрби кием комплекты, азык-төлек һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин ителәчәк.

- Аерым билгеләп үтәсем килә, гадәти чакыру чаралары Украинадагы махсус хәрби операция белән берничек тә бәйләнмәгән. Элеккечә, ул Русия

Федерациясе законнарында билгеләнгән вакытта һәм планлы рәвештә, 2023 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр үткәреләчәк.

Егетләребез Русия төбәкләрендәге хәрби частьларга җибәреләчәк һәм даими урнашкан пунктларда хезмәт итәчәк, ә чакырылыш буенча хезмәтен тәмамлаган хәрбиләр туган якларына кайтарылачак ", - диде республика хәрби комиссары.

Чыганак: bashinform.ru

Фото: bashinform.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас