

Бүген, 2 апрельдә, Баймакка узган елның сентябрендә махсус хәрби операция зонасына киткән мобилизацияләнгәннәрнең беренче партиясе отпускка кайтты. Хәрбиләр төялгән автобус шәһәрнең үзәк мәйданында тукталыш ясады, анда аларны туганнары һәм якыннары, шулай ук район хкимияте вәкилләре каршы алды. Мобилизацияләнгән егетләр белән очрашуга Баймак районы башлыгы Фәнис Әминев та килде, ул хәрбиләрне сәламләде:
–Баймак үз геройларын каршы алды! Бүген, 2 апрельдә, кыска вакытлы ялга хәрби хезмәткәрләр кайтты, алар өлешчә мобилизация кысаларында Ватанны сакларга чакырылган иде. Сугышчыларыбызга — якташларыбызга ныклы сәламәтлек, сугышчан рух һәм барлык эшләрендә җиңүләр телим, – диде ул, хәрбиләргә мөрәҗәгать итеп. Темәс авыл җирлеге башлыгы Айгөл Байрамгулова да очрашудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты. Күптән түгел ул үз теләге белән гуманитар конвойны үз зонасына озата барган:
–Без бик дулкынланабыз. Минем белән бергә егетәребезнең туганнары да бирегә килде. Мин гуманитар конвойны озата барганда барын да үз күзләрем белән күрдем. Командование белән аралаштым, алар барысы да якташларыбыз турында бары тик уңай яктан гына сөйли: егетләребез батырлар! Мин алар белән горурланам һәм аларның беркайчан да уңышсызлыкка дучар булмаячакларына ышанам. Аларга яхшы ял телим, бу ундүрт көн гаиләләре белән бергә булсыннар.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин, Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясап, махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысына да 14 көнлек даими ял билгеләргә кушты. Аны ярты елга бер тапкырдан да сирәгрәк бирмәячәкләр. Отпуск биргәндә юлга бүленгән вакыт исәпкә алынмаячак.
Чыганак: bv02.info



