

Башкортстанда туып-үскән кече сержант Марсель Шәйхуллин — махсус хәрби операциядә катнашучы. Марсель махсус хәрби операция зонасында торак пунктларны штурмлау вакытында мотоукчылар взводы отделениесе составында беренче булып чикне ала.
Ул вакыттагы оператив карарлар һәм гамәлләр дошманның 16 хәрбиен әсирлеккә төшерергә ярдәм итә. Күрсәткән батырлыгы өчен Марсель Шәйхуллин Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Исегезгә төшерәбез, ил Президенты Владимир Путин 2022 елның 24 февралендә Украина территориясендә махсус хәрби операция башлау турында игълан иткән иде.
Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы.