

Уфадан отпусктан соң мобилизацияләнгәннәрнең бишенче төркеме махсус хәрби операция территориясенә юлланды.
Ике атна хәрбиләр өйдә, туганнары һәм якыннары янында булды. Хәрбиләрне озату республиканың чакырылыш пунктында узды. Үзләренең подразделениеләренә кадәр алар Радий Хәбиров кушуы буенча бүленгән уңайлы автобусларда барачак. Бу автобуслар республикага гаиләләре янына отпускка һәм реабилитациягә кайтучы башка хәрбиләр белән кайтачак.
Исегезгә төшерәбез, ил Президенты Владимир Путин 2022 елның 24 февралендә Украина территориясендә махсус хәрби операция башлау турында игълан иткән иде.
Чыганак: bashinform.ru