Көнүзәк
22 март 2023, 17:34

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Яшь эшкуарлар махсус операциядәге егетләргә ярдәм итә. 

Линар Мингазов һәм Владимир Дубровский.Линар Мингазов һәм Владимир Дубровский.
Фото:Линар Мингазов һәм Владимир Дубровский.

Уфа эшкуарлары Руслан Җиһангиров һәм Владимир Дубровский махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итә. Бу хакта республика Башлыгы хакимиятенең матбугат хезмәтендә  сөйләделәр.

Руслан белән Владимирның компьютер һәм мобиль техника ремонты буенча шәхси остаханәләре бар. Анда егетләр  3D-принтерда  ВОГ-17 гранаталары өчен детальләр (хвостовики / накольники) ясый. Бу детальләр  гранатаның төшү һәм шартлау  урынын төгәлрәк билгеләр өчен кирәк. Шудай ук егетләр ампулалар саклау өчен кейслар ясый.  

Бу эшләрендә аларга Башкортстандагы  “Русиянең эзләү хәрәкәте” төбәк бүлекчәсе ярдәм күрсәтә. Руслан үзе дә  – “Урал”  эзләү отрядында, әле ул экспедицядә. Эшкуарларның якын киләчәктәге планнарында  –  квадрокоптер өчен детальләр  сатып алып, аны үзаллы җыеп, хәрбиләргә озату. 

Чыганак: bashinform.ru


Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас