Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 март 2023, 10:25

"Туган ил чакырды" (ВИДЕО)

"Алтай" позывнойлы Башкортстан хәрбие шулай ди. 

Видеодан скриншот
Фото:Видеодан скриншот

Русиянең Оборона министрлыгы үзенең Телеграм-каналында Башкортстаннан мобилизацияләнгән хәрби белән интервью урнаштырган. “Алтай” позывнойлы хәрби илдә өлешчә мобилизация игълан ителү белән  үзе теләп белән Русия армиясенә кушылган.

“Алтай” сүзләренчә, ул бу вакытта читтә кала алмаган, шуңа да махсус хәрби операциядә катнашкан Русия хәрбиләренә ярдәмгә килергә уйлаган. Ир ышана: аның хәрби тәҗрибәсе Ватанны саклаганда мотлак кирәгәчәк. Заманында ул хәрби һәм контракт буенча хезмәтен  инженер-сапер батальонында үткән. Русия кораллы көчләрендә алган белеме һәм күнекмәләре, аеруча бүгенге гади булмаган хәрби гамәлләр шартларындагы тәҗрибәсе башкорт хәрбиенә һәм аның иптәшләренә махсус хәрби операциядә куелган максатларны нәтиҗәлерәк башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

Акрынлап алга барабыз, Алгы сызыкта да эшлибез, тылда да. Кәефләребез һәм рухыбыз сугышчан. Җиңү безнеке булачак”, – ди “Алтай”.

Моңа кадәр алгы сызыкта Башкортстаннан  мобилизацияләнгәннәр белән Русия хәрби журналисты, “Вести” мәгълүмат программаларының махсус корреспонденты Александр Сладков очрашкан иде.

Егетләр бик әйбәт, чынлап та. Урал егетләре үзләре тынычлар, әмма шул ук вакытта Себер ир-атлары кебек. Ә дошман монда, кул сузымында гына”, – ди военкор.

Александр Сладков Туймазы районы егете белән әңгәмәләшкән. Мобилизациягә кадәр ул авыл хуҗалыгында механизатор булып эшләгән. Һәм махсус операциягә бармый кала ала идеңме дигән сорауга болай дип җаваплаган: “Кала ала идем. Әмма Туган ил чакырды. Аны сакларга кирәк”, – дигән Ильмир.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: