Брянск өлкәсендә чик сакчысы Украинаның “Валькирия” хәрби беспилотнигын автомат ярдәмендә бәреп төшергән. Бу хакта SHOT Телеграм-каналы хәбәр итә. Канал вакыйганың фотоларын да урнаштырган. Хәрби якынча 600 метр биеклектә очучы беспилотникка ут ачкан. Пуляларның берсе очкычның винтына эләккән һәм пилотсыз очучы аппарат мәтәлеп төшкән.
Моңа кадәр Бөекбританиянең The Economist хәбәрләр журналының Украина оборона өлкәсендәге чыганаклары Русия ПВО системаларының беспилотникларны атакалаудагы уңышлары “кара сихер” белән бәйле дигән. Чыганакларның берсе сүзләренчә, Русия хәрбиләре беспилотникны җиргә утырта, аны башка биеклеккә алып китә, аппаратның GPS-ына йогынты ясый ала.
Чыганак: lenta.ru